ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан «Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесендә укыту семинары узды. Башкарма комитетның архив бүлеге начальнигы Солтангалиева Г.Р. документларны системалаштыру һәм тегү, архив сакланышын тәэмин итү буенча аңлатмалар бирде.

   Атна саен шимбә көнне "Батыр" спорт - сәламәтләндерү комплексында ирекле йөзү дәресләре уза - кешеләр өчен, кем ярата үткәрергә вакытны гаиләсе белән һәм файдалы сәламәтлек өчен.

15 нче февральдә Җәлил бистәсенең 6 санлы "Теремкәй" балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган музыкаль кичә узды. Бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бәйрәм бик кызыклы булды. Муса Җәлил һәрвакыт безнең йөрәкләрдә!

"Әтием-Ватан сакчысы. Мин әтием белән горурланам", - диләр Саклаубаш урта мәктәбенең икенче сыйныф укучылары"

4 нче Б сыйныфы укучылары
“Җыр буларак сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа.” дигән әдәби чарада
чыгыш ясадыла һәм “2021 нче ел-Туган
телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” на
багышланган әдәби-музыкаль кичәгә 1 нче сыйныф
укучыларын кунакка чакырдылар.

15 февраль көнне шигырь укучылар конкурсы узды . Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучысы Юсибова Захра (укытучысы Бадикова Г.Ф.) герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы призеры булды. Котлыйбыз!

Укучыларда укытучының бөтен горурлыгы, ди зирәклек. Җәлил беренче мәктәбе укытучысы Шәйхетдинова Флүзә Фәвәрис кызы, чыннан да, укучысы Яббарова Диана белән горурлана ала.  Ул дөньякүләм нәфис культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призеры булды. Яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!

Россия Федерациясе Президентының «Федераль судлар судьяларын билгеләү турында» 2021 елның 15 февралендәге 90 номерлы Указы белән гомуми юрисдикциянең икенче кассацион суды судьясы итеп Денис Горшунов билгеләнде.

Бакчабызда Муса Җәлилне искә төшерү кичәсе үтте.  Шагыйрьнең тормыш юлын, шигырьләрен, әсәрләрен сөйләп, җырларын башкарып үтте бу кичә. Балалар яшьтән үк Муса Җәлилне белеп үсүләренә без бик горурланабыз. Киләчәктә аның иҗатын үз алларына үрнәк итеп куеп дөрес  тормыш юлын сайларлар дип ышанып калабыз.

2019 елның 1 июлендә товарлар белән сату итүче һәм хезмәтләр күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар касса аппаратларын кулланып касса чекларын бирергә кирәк. Сатып алуга чексыз риза булмагыз. Сатучы чек бирмәсә, димәк, ул законны боза (салымнардан яшеренә яки легаль булмаган товар белән сату итә). Чек - сатып алуны дәлилләү, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яисә товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү фактын бик җиңел исбатларга, белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен тиешле акчаларны - сарыф ителгән сумманың 13% ын алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International