ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ филиалының Зәй районындагы бүлеге Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында парфюмер-косметик продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча халык өчен “ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ” оештырылды. Консультацияне сез көн саен 08.00 дән 12.00 гә кадәр; 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (85559) 2-44-64 телефоны буенча ала аласыз.

Комиссиянең махсус проекты кысаларында “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль төбәк бүлекчәсе Президумы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналарын ачу буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм мәсьәләләре буенча кичә Лешев-Тамак мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.

Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 15 нче февраль көнне аның һәйкәле янында тантаналы митинг оештырылды. Җәлил гимназиясе укучылары да бу чарада актив катнаштылар. М.Җәлил һәйкәсенә чәчәкләр салдылар.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

 Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә Спорт һәм  патриотлык  айлыгы кысаларында  строй һәм җыр смотры үтте. Командалар саф   белән йөрүдә, җырда ярыштылар. Строй һәм җыр смотры - ул ярыш кына түгел, ә коллективның бердәмлеге һәм дуслыгы күрсәткече дә булды. Конкурска барлык отрядлар да җаваплы карадылар, конкурс этапларын лаеклы үттеләр.

Безнең балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен үткәрү бер матур традициягә әверелде. Ел саен балаларыбыз аның шигырьләрен, җырларын бик яратып өйрәнәләр, әдәби әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Быел да тырыштык- матур һәм зур бәйрәм үткәрдек. Балаларыбыз шагыйрьнең әсәрләре аша әдәпле, тәртипле, батыр, Ватанга тугрылыклы булырга өйрәнәләр. Шулай булгач, киләчәгебездә өмет бар. Муса Җәлил мәңге безнең күңелләрдә!

Бүген мәктәп Әфган сугышы ветераннарын кабул итте.

15 февраль көнне Зур Нөркәй авылында "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән сугышчы-әфганчы Рамил Әбделминовның каберенә венок салынды.

Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксыну уяту, тарихи аң һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» исемле генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә .

Бүген 15.02.2021 елда Герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды

15 февраль – сугышчы-интернационалистларның соңгы колоннасы Әфганстаннан чыккан көн. Һәр елны якташларыбызны искә алып чаралар уздырабыз. Бүген шушы уңайдан «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен музей экспозицияләре буенча экскурсия оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International