ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында  гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналарын ачу буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итү буенча, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль төбәк бүлекчәсе Президумы Комиссиясенең махсус проекты кысаларында  16 февраль көнне  Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш   мәктәбендә  шахмат зонасы ачылды.

17 февраль көнне Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән сыйныф  укучылары өчен   Парламент дәресе узды. Дәүләт советы  ярдәмчесе Шәймәрданов Рузэль Рафаэль улы катнашында  видео-конференция оештырылды. Шулай ук кунакка Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Рафыйк Әзһәм улы 

да чакырылды. Республикабызда Халыклар бердәмлеге һәм Туган телләр елына карата, яшьләрнең хакимият белән хезмәттәшлеге буенча фикер алышу булды.   Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Сарман районында "Ел тәрбиячесе - 2021"республика һөнәри конкурсының зона этабы узды.

«Муса Җәлил – халкым улы» дигән  әдәби - музыкаль кичә

 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Шушы истәлекле дата уңаеннан Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен әдәби кичә үткәрде. Муса Җәлил... 


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, Республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 

Бүген икенче Җәлил мәктәбе базасында нәкъ менә шушы темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

2021 нче елның 16 нчы февралендә "Айтуган" спорт залында Сарман муниципаль районы егетләре һәм кызлары арасында "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты булып узды.

Ел саен 15 февральдә безнең ил аерым бер датаны - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнен билгеләп үтә.Бу ел да безнең өчен искәрмә булмады һәм бу истәлекле датага иртәдән үк Җәлилнең 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбе янында митингка җыелды.

15 -16  нчы февраль көннәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан сәнгатьле сөйләү буенча башлангыч сыйныф укучылары арасында муниципаль конкурс узды. Җиңүчеләргә мәгариф бүлегенең грамоталары, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International