Сарман гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Галиуллина Ләйсән тарих буенча республика олимпиадасында призер булды
Җәлил волонтерлары "Сталинград сугышы"Бөтенроссия тарихи квестында актив катнаштылар. Квестта катнашучылар алдында рус журналистларының ролен үз эченә алып, чын тарихларны җыеп, тирә-юньдәгеләргә җиткерү, ялган фактларның таралуын булдырмау бурычы торды. Волонтерларга Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен һәм истәлекләрен җыярга кирәк иде. Балалар бу бурычны бик яхшы үтәделәр һәм бик күп яңалыклар белделәр. Квест тәмамлангач, альбом булдырылды
Татар теле атналыгы кысаларында 11 февраль көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган викторина үтте. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, шулай ук М.Җәлил иҗаты һәм тормышы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр
Бүген – 10 февраль көнне Азалак авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Заһиров Миргали Заһир улына 90 яшь тулды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә "Әби - бабамнар чоры" дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Программада халкыбызның тарихына кагылышлы, йола-гадәтләре, тел, музыка, җыр-бию – җанрлары үрелеп барды. Бу җанрлар халкыбызның узган тарихын, этник культурасын төрле яклап өйрәнүгә ярдәм итә.
Җәлил икенче санлы мәктәбенең 3 сыйныфы укучыларына сәнгать мәктәбе укытучылары Татарстан Республикасы рәссамнары күргәзмәсенә экскурсия оештырдылар һәм «укучылар өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе кысаларында мастер-класслар үткәрделәр.
2021 нче елның 9 нчы февралендә Сарман муниципаль районы Башкарма комитетында Сарман муниципаль районының салымнар һәм җыемнар буенча недоимканы түләтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 10 февраль көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Сарман гимназиясенең 3 «А» сыйныф укучылары өчен «Велик и могуч русский язык» дип исемләнгән танып – белү уен чарасы үткәрделәр. Чара башында балаларга кыскача рус теле тарихы, туган телгә сакчыл караш, рус телен даими өйрәнү кирәклеге турында сөйләделәр. Укучыларга чараның уен өлеше аеруча ошады, анда алар үзләренең рус теле буенча белемнәрен күрсәттеләр. Балаларны ике командага бүлеп, аларга рус халык иҗаты буенча биремнәр бирелде һәм шунда аларның иҗади сәләтләре, зирәклекләре, күп белүләре ачыкланды. Китапханәчеләр, аларга дөрес җаваплар өчен, смайликлар биреп бардылар. Чара ахырында смайликлар саны буенча җиңүчеләр ачыкланды. Бу чара балаларның рус теле буенча белемнәрен тагын да арттырыр дип ышанабыз.
2019 нчы елдан башлап күренекле җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Илhам Гыйльметдин улы Шакиров иҗатын мәңгеләштерү һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан “Илhам чишмәсе” район ачык балалар иҗат бәйгесе уздыру гамәлгә кертелде.
10 февраль көнне "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексының зур бассейнында иртәнге вакытта ирекле йөзү буенча көндәлек дәрес узды.
Тренировкалар бассейнда гамәлгә кешеләр өчен теләсә кайсы яшьтәге һәм тиешле курсетмелере юк. Безнең килүчеләр спорт белән шөгыльләнү өчен мотивацияне табалар һәм суык аларга киртә түгел. Йөзү йөрәк-кан тамырлары авыруларының бик яхшы профилактикасы булып тора, шуңа күрә, артык куркыныч тудырмас өчен, кышкы вакытта күнегүләрне туктатырга кирәкми.