ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

5нче Б сыйныф укучысы, Игорь Крутой исемендәге "Игелекле дулкын" Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу туры дипломанты булган Данил Алкаевны котлыйбыз! Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

  Татар теле  һәм әдәбияты  укытучысы  Даутова  Роза  Мугайяр  кызын   “Ел укытучысы-2021”  конкурсында  катнашуы  белән  котлыйбыз.

15 январь   «Ел укытучысы–2021» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабын ябу тантанасы узды. Әлеге бәйгенең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендәге призеры Шәйдуллина Чулпан Камил кызын һәм «Педагогик дебют номинациясе»ндә катнашкан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гафиятуллина Рания Илфак кызын тәбрик итәбез,  аларга уңышлар, яңа үрләр телибез.

10 нчы а сыйныфы укучысы Фролов Александр инглиз теленнән “Олимка юл” республика олимпиадасының призеры булды.

Коллегабыз Мөбәрәкшина Лиюзә Сәгыйр кызы "Ел укытучысы-2021 "Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында лауреат булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

1 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2021"республика иҗади конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Физик үсеш буенча Инструктор Галеева Чачка Азатовна өлкән төркем балалары белән "Яшь коткаручылар"дигән темага квест-уен үткәрде. Уңышлар телибез!

2021 елның 15 гыйнварында Актаныш авылында «Көнчыгыш Кама аръягы тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Форум Актаныш районы төзелүнең 90 һәм Актанышка нигез салынуның 310 еллыгына багышланган иде.

2020 ел - ТР СМР МБМУ "М.Г. Йөзибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе" нең иҗат коллективлары өчен истәлекле ел.


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Гражданнарны социаль яклау белән бәйле, аларны пенсия белән тәэмин итүне, Россия законнары кысаларында ташламалар һәм компенсацияләр алуны күздә тоткан социаль-хокукый характердагы запросларны үтәү хәзерге вакытта иң актуаль бурычларның берсе булып тора һәм, асылда, Сарман муниципаль архивы башкара торган төп функцияләрнең берсенә әверелә.
Хәзерге вакытта архивның шәхси составы буенча документлар күләме 10818 данә тәшкил итә. кабул ителгән 84 оешмадан һәм төрле тармак һәм милек рәвешләрендәге предприятиеләрдән. Хәзерге вакытта шәхси состав буенча документлар күләме барлык эшләрнең 30% ын тәшкил итә.
Архивның беренче чираттагы игътибары юкка чыгарылган предприятиеләр тарафыннан ташланган һәм архив тарафыннан ачыкланган шәхси состав буенча документлар кабул итүгә бирелә. Бүгенге көндә «Юлтимер кирпеч заводы» ҖЧҖ Сарман муниципаль архивына 2014-2016 елларда шәхси состав буенча документлар әзерли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International