ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Александровка авыл  җирлегендә «Колхоз тарихы архив битләрендә» исемле выстака оештырылды.

2021 елның 21 гыйнварына

2021 елның 20 гыйнвар 18 сәгатьтән 21 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.Вакыты белән бераз кар.Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -17..-20, аязган вакытта -25.Көндез максималь һава температурасы -12..-15˚.Юлларда бозлавык.

Музейга эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе башлыгы Низамова Ләйсән Гаптелхан кызы килде.

Музейда Сарман гимназиясе укучылары катнашында “Каурый өмәсе” исемле чара үтте. Чараның максаты: татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын балаларга җиткерү. Укучылар татар халык җырларын җырлый-җырлый, каз каурыйлары сыдырып, майлавыч канаты ясадылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр.

2020 елда «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале читтән торып, катнашучыларның номерларын видеоязмалар буенча үткәрелде. Декабрь аенда "Татфолк" рәсми ютуб-каналында турыдан-туры трансляция узды, анда конкурс лауреатлары игълан ителде.

Бүген 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе – 2021» республика иҗади конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурста безнең бакчадан өлкән төркем тәрбиячесе Пирогова Н.Л. катнаша. Бу конкурсның алдагы этапларында аңа уңышлар телибез!!!

Александровка авыл жирлегендэ отчет жыелышы

Безнең Сарман муниципаль районы сайтында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының эшләү механизмы, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу фактларын раслаганда, гражданнарны 1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди кызыксындыру турында даими рәвештә мәгълүмат басылып тора.

Әлмәт урта мәктәбенең "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзалары.М. Рәмзи" мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Туган телем-иркә гөлем» кичә үткәрделәр

Горурлык өчен яңа сәбәп! Җәлил 1 нче мәктәбе укучысы Фролова Дарья инглиз теле буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды .  Югары нәтиҗә белән котлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International