ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Главные ёлки городов и районов Татарстана сияют праздничными огнями, поднимая настроение детям и взрослым. И каждая ёлка, ярче и наряднее другой. Мы решили выяснить, где же самые красивые новогодние елки в Татарстане, где нужно обязательно побывать в новогодние каникулы, чтобы ощутить новогоднее настроение? Голосуйте за ёлки городов и районов Татарстана http://protatarstan.ru/voit-elka/

Татарстан шәһәрләре һәм районнарының төп чыршылары бәйрәм утлары белән балкый, балаларга һәм өлкәннәргә кәефне күтәрә. Һәр чыршы да матуррак, матуррак һәм матуррак. Без Татарстанда иң матур Яңа ел чыршыларының кайда булуын, Яңа ел кәефен тою өчен, һичшиксез, Яңа ел каникулларында булырга кирәклеген ачыкларга булдык. Татарстан шәһәрләре һәм районнары чыршылары өчен тавыш бирегез http://protatarstan.ru/voit-elka/

Бүген районда “#СпасибоВрачам” дигән акция үткәрелде. Аның кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев белән берлектә Яңа ел төнендә “кызыл зона”да дежурлык итәчәк табибларга һәм шәфкать туташларына, хастаханә персоналына бәйрәм торты тапшырды.
Фәрит Хөснуллин сәламәтлек саклау тармагына, коронавирус белән көрәшкә, районда санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга керткән зур өлешләре өчен берничә табиб һәм шәфкать туташына үзенең Рәхмәт хатларын һәм ак розалардан торган букет тапшырды һәм бүләкләп үтте, Яңа ел белән котлады.
- Хөрмәтле табиблар, шәфкать туташлары! Сез ел буе киеренке шартларда фидакарьләрчә хезмәт куйдыгыз. Без сезнең алда баш иябез һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - диде Марат Галеев, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстанда Яңа ел төнендә “кызыл зона”да дежурлык итәчәк медицина хезмәткәрләренә барлыгы 135 торт тапшырылачак. Бу эшкә волонтерлар да кушылды. Партия активистлары хастаханәләрнең кабул итү һәм балалар бүлекләрен Яңа елга бизәү эшләрен башкаралар. COVID-19 госпитальләрендә дәваланучы балаларга да татлы бүләкләр һәм Кыш бабай белән Кар кызының котлаулары тапшырылачак.

Сарман балалар сәнгать мәктәбе

28 декабрь көнне, 18.00 сәгатьтә Сарман авылының Төзүчеләр урамында балалар һәм өлкәннәр өчен «Кыш бабайда кунакта» күңел ачу программасы башлана

Сарман район мәдәният йорты

30 декабрь, 19.00 сәгатьтә А. Залаков исемендәге паркта“Дөнья могҗизалар көткәндә " Яңа Ел концерт программасы башлана

2021 нче елның 1 нче гыйнварында Сарман үзәк паркында "Яңа ел төне тылсымлы" дип исемләнгән мәдәни – күңел ачу чарасы 01.30 сәгатьтә башлана

26 декабрь көнне Сарман районы Сарман авылында яшәүче Соббух Һәм Сәринә  Сагыйтовларны, Рәис һәм  Рәмзия Гәрәевларны, Марс һәм Тәслия Фәсхетдиновларны, Тавис һәм  Гүзәл Нигъматуллиннарны Алтын туйлары, Хамзә һәм Люция Ялаевларны Бриллиант туйлары белән котладылар. Аларны юбилейлары  белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова  һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә район Башлыгының Рәхмәт хатлары  һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Янурыс авылында яшәүче Ямалиев Миссур Мирзагит улына 90 яшь тулды. Юбилярны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Котлауларга Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева да кушылды.

26 декабрь көнне Сарманның Үзәк ял паркында китапханәчеләр балалар өчен «Күңелле узышлар» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

24 нче декабрь көнне Җәлил гимназиясендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Барыгызны да уңышлар белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

27 нче декабрь көнне Үзәк ял паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кышкы күңелле мизгелләр» дип исемләнгән театральләштерелгән күңел ачу программасы күрсәттеләр. Программада әкият геройлары катнашты. Балалар һәм ата-аналар уеннарда актив катнашты.

27 декабрьдә Сарман районында Мортыштамак авылы  буасында Татарстанның көньяк-көнчыгышы Кубогына Кыш Бабай призына картинг буенча кышкы ярышлар узды. Ярышларны ачып, башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев барлык катнашучыларны сәламләде һәм барысына да уңышлар, җиңүләр һәм яхшы кәеф теләде. Ярышларда барлыгы 90нан артык пилот катнашты (Сарман, Буа, Азнакай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Башкортостан, Удмуртиядән)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International