ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 27декабрендә 60 ел бергә гомер иткән Әнәс Габдрәүф улы һәм Мәдинә  Касыйм кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Җәлилнең 1 нче мәктәбе һәм "Теннис сити" ның Әлмәт шәһәре уңышлы хезмәттәшлеге дәвам итә. Яңа ел алдыннан да "Теннис Сити" хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең спорт залында балалар өчен "Күңелле стартлар"оештырылды. Балалар эстафетада бик теләп катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар да грамоталар һәм татлы бүләкләр алдылар.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 22-27 декабрендә Зәй шәһәрендә чаңгычылар ярышы  узды. Анда Татарстан Республикасының 24 шәһәреннән һәм районыннан спортчылар килде ,150 дән артык спортчы катнашты . Команда зачеты нәтиҗәләре буенча  Сарман «Старт» спорт мэктэбененспортчылары   җиңү яулады һәм 1 нче урынга лаек булды.

4нче Б сыйныф укучысы Бәхтегәрәев Динар «ЛИМон» (логика, информатика, математика) республика олимпиадасы призеры булды . Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Укытучысы: Кәримова З. Ф.

4нче Б сыйныф укучысы Бәхтегәрәев Динарны рус теле буенча республика олимпиадасында җиңү яулавы белән котлыйбыз. Афәрин! Уңышлар телибез! (Укытучысы: Кәримова З.Ф.)

28.12.2020 #Елка Арт# праздник в каждом дворе# акциясе кысаларында И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе коллективы  Төзүчеләр урамы буенча урнашкан  Яңа ел чыршысы янында бәйрәм чарасы үткәрде.

Бүген Бикмәт авылында яшәүче тыл ветераны Шәехов МАНСУР ШӘЙХЗАМАН улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов котлауларга кушылдылар, исәнлек-саулык, якыннарының хөрмәтен теләделәр.

"Белем-киләчәк!"Җәлил 1 нче мәктәбе укучысы Хуҗин Наил проекты нәкъ менә шулай атала , ул Татарстан Республикасында күп кенә проектлар арасында сайлап алынган һәм судка мәгариф министры урынбасарына тәкъдим ителгән. 22-24 декабрьдә Казан шәһәрендә яшь гражданнарның Республика форумы булып узды. Бөтен Татарстаннан килгән балалар үз проектларын тәкъдим иттеләр. 

Хәсәнова Маһинур Мифтахетдин кызының, 90 яше тулса да, күңеле һаман көр, яшәү дәрте көчле әле.

Яәа Әхмәт авылында яшәүче Хәсәнова Маһинур Мифтахетдин кызының, 90 яше тулса да, күңеле һаман көр, яшәү дәрте көчле әле. СөбханАлла, күз тимәсен. Бүгенге көндә онык-оныкчыкларына сөенеп, балалар хөрмәте белән гомер кичерә ул. Бүген аңа 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, туганнары, авылдашлары, кода-кодагыйлары, онык-оныкчыклары да Маһинур апага изге теләкләрен җиткерделәр.
 

Ветеранны юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.

Янурыс авылында яшәүче Җамалиев Миссур Мирзаһит улына бүген 90 яшь тулды. Ветеранны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авылдашлары, туганнары, балалары да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International