Саф һава – яхшы кәеф һәм ныклы сәламәтлек нигезе. 26 декабрь көнне Сарманның Үзәк ял паркында китапханәчеләр балалар өчен «Күңелле узышлар» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар төрле уеннарда һәм эстафеталарда катнаштылар. Алар үзләренең тизлеген һәм җитезлеген күрсәттеләр. Ул көнне һәркем уңай эмоция, яхшы кәеф алды. Ә китапханәнең татлы призлары балалар күңелен тагын да күтәреп җибәрде һәм бәйрәм рухы өстәде.