Бүген, 23 декабрьдә, Сарман муниципаль районы Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Ф.М. Хөснуллин алып барды. Утырышта Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Зәй шәһәрендәге бүлеге хезмәткәре И. и. Харисов катнашты.
Конкурста катнашучылар саны буенча да, тавыш бирүләр буенча да иң актив халык — Татарстанның Саба районында булып чыкты.
Шулай ук активлык буенча, Сабалардан узебезнең Сарман районы халкы да калышмый. Куҗак, Ләшәү-Тамак, Яхшыбай, Рангазар, Саклаубаш, Иске Минзәләбаш һ.б. авылларның кешеләре конкурска бик матур эшләр юллады. Һәм беренче урынны яулады.
2020 елның 24 декабрендә 18 сәгатьтән 24 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа ел тамашалары узды. Әкият карнавалына балалар янына әкият геройлары- Леший, Мальвина , Пьеро һәм әлбәттә инде, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр һәм яшел чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар.
"Яшел җиделек"Республика конкурсы җиңүчесе билгеләнде. Бу бәйгедә катнашкан барлык укучылар арасында җидесе җиңүче булды, алар арасында Сарман районы Җәлил беренче мәктәбе укучысы Ханнанова Азалия, (укытучысы Шәяхмәтова Р.М.)
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр, бабайлар!
Сезне 24 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Сарман авылының Профсоюз урамы буенча 24-26 нчы йортлар ишегалларында узачак « Яңа елда – тыслымлы уеннар » хәйрия тамашасына чакырабыз.
Гражданнар төрле проблемалар турында «Халык контроле»нә хәбәр итә алалар, шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм итә алалар.
Янгыннарны булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим итәбез.
25 декабрь көнне сезне әкият геройлары белән мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз.
"Сарман РҮХ" ДАССО провизор госпиталенең табиб-терапевты Вәлиева Ләйсән Фәнил кызы "Безнең заман геройлары" премиясе белән бүләкләнде.