Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар!
25 декабрь көнне сезне әкият геройлары белән мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз. Яңа елга багышланган әлеге чарада сезне күңелле уеннар, җыр-бию, көлке һәм, әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызыннан бүләкләр көтәчәк.
Бәйрәм 25 декабрьдә Сарман авылы, Ленин урамы, 18 А йорты янындагы ишегалдында узачак. Башлана: 15:00 сәгатьтә.