«Татар авылы» конкурсында катнашучылар арасында җиңүчеләр билгеле булды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Конкурста катнашучылар саны буенча да, тавыш бирүләр буенча да иң актив халык — Татарстанның Саба районында булып чыкты.

Шулай ук активлык буенча, Сабалардан узебезнең Сарман районы халкы да калышмый. Куҗак, Ләшәү-Тамак, Яхшыбай, Рангазар, Саклаубаш, Иске Минзәләбаш һ.б. авылларның кешеләре конкурска бик матур эшләр юллады. Һәм беренче урынны яулады.

Чит төбәкләр арасында Чувашиядә гомер итүче милләттәшләребез активлык күрсәтте. Ә гомумән алганда, конкурска эшләр Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркия, Татарстаннан — Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Әтнә, Актаныш һ.б районнардан килде. Кыскасы, барлыгы Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 дән якын кеше катнашты.

«Авылым кешеләре» номинациясендә:

1 нче урын: «Миңнебаева Гөлшат Габдулла кызы» турындагы язма. ( Автор: Сарман районы, Ләшәү-Тамак мәдәният йорты)

«Авылым кешеләре» номинациясендә:

3 нче урын: «Әнием турында» язмасы. (Автор: Альбина Инсафутдинова, Сарман районы, Рангазар авылы)

Конкурста катнашучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларына лаек булучылар да бар:Ләйсирә Бәхтегәрәева, Сарман районы, Куҗак авылы.

Үзебезнең районнан катнашкан бар кешегә дә рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International