Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Стоп ВИЧ СПИД" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Музейда, Сарман гимназиясенең коррекцион классында укучылар өчен, “Борынгы дөнья” дип аталган интерактив чара узды.
#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм бу авыру турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән.
1 декабрь-Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Бу көнне Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең «Форпост» отряды активистлары «Стоп Вич/Спид!" дигән акция уткәрделәр.Әлеге акциянең максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең һәм яшүсмерләрнең игътибарын социаль сәламәтлек проблемасына җәлеп итү тора.
2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.
«Зур тарих» халыкара проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты тарафыннан 2015нче елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проект яшьләрне тарихи яктан агартуга юнәлтелгән һәм берничә чараны үз эченә ала, аларның иң зурысы - «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Тест» халыкара акциясе. Бу акция 2020нче елның 3нче декаберендә Билгесез солдат көнендә узачак. Тест бушлай, аны махсус мәйданчыкларда яки проект сайтында онлайн режимда теләгән һәркем үтә ала (big-history.ru).
2020 елның 2 декабрендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча гражданнар белән «кайнар линия» булачак.
«Кайнар линия» (885559)2-45-63 телефоны буенча башкарылачак.
Үткәрү вакыты: 14.00-17.00
4нче б сыйныф укучысы Әсләмов Алмаз «Математик марафон» республика олимпиадасы призеры булды ( укытучысы Кәримова З. Ф.)! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
2020нче елның 29нче ноябрендә Россиядә Рус география җәмгыятенең «Географик диктант» масштаблы акциясе старт алды. Эпидемиологик хәл аркасында Җәлил гимназиясе мәйданчыгында диктант быел дистанцион форматта узды. География буенча белемнәрен алдан теркәлгән мәйданчыкта барлык теләүчеләр дә тикшерә алдылар.