20 ноябрь көнне «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» ндә «Татарстан гасыры - 4» халык проекты булып узды.
2020 елның 3 декабрендә, Халыкара инвалидлар көнендә, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
2020 елның 3-10 декабрендә халыкның хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен бәяләү максатларында дүртенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак.
"Игелекле дулкын" мәдәни-хәйрия фестивале Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән, 2017 елдан алып уздырыла.
2020 елның 30 ноябренә
29 ноябрь 18 сәгатьтән 30 ноябрь 18 сәгатькә кадәр
Иң көтеп алынган балалар бәйрәме-ул, һичшиксез, баланың туган көне, аны оештыру тирә-юньдәгеләрдән билгеле бер тырышлык һәм фантазия таләп итә. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, нәкъ менә бу көнне бала чараның төп герое була. Бәйрәмне онытылмаслык итәргә, балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны бергә тупларга, туган көнен дуслары белән билгеләп үтү традициясе ярдәм итәчәк. Шулай итеп, 27нче ноябрь көнне безнең гимназиядә 3нче В сыйныфында «Җәйге һәм көзге туган көннәрен билгеләп үтүчеләр көне» дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы узды. Балалар ата-аналар белән бергә әзерләнгән сый-нигъмәтләр, дуслар өчен гадәти булмаган котлаулар алып килделәр. Укучылар төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, биеделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, каравай йөрттеләр, җырлар башкардылар. Барысы да күңелле чәй өстәле артында тәмамланды.
26нчы ноябрь көнне 4нче б сыйныфында "Сау бул, Көз!" дигән бәйрәм узды. Сыйныф укучылары конкурслар һәм уеннар вакытында кыюлык, фантазия, зирәклек, тапкырлык күрсәттеләр. Әмма катнашучылар күңел ачып кына калмадылар, Көз патшабикәсе өчен бүләкләр дә әзерләгән иделәр: шигырьләр сөйләделәр, сценкалар күрсәттеләр, көзге тематикага җырлар җырладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Хәзер түземсезлек белән Кыш- Матуркайны көтәбез. Әмма безнең планета бер урында гына тормый. Салкын карлы кыштан соң яшел матур яз киләчәк, ә яздан соң күңелле чуар җәй килер һәм тиздән без янә Алтын көз белән очрашырбыз.
Без ел саен Әниләр көнен зур дулкынлану, күңелебездә аларга карата чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз.
Кадерле әниләр, сез тормышыбызның яме. Без ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез. Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр сыман.
Бу бәйрәм көнендә без шулай ук тәрбиягә бала алып, аларга ана назын бүләк иткән ханымнарга,яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңүне якынайткан апаларыбызга, әбиләребезгә чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.
Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга сөенеп, озын гомер кичерегез. Күңел күтәренкелеге, килер көнгә ышаныч һәм өмет сезне беркайчан да ташламасын. Бөтен уй-теләкләрегез чынга ашсын.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без иң кадерле, иң газиз кешеләребезне котлыйбыз. Әниләр көне нәкъ менә шушы атнада билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан мәктәптә күптөрле конкурслар, акцияләр оештырылды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
28 ноябрь 18 сәгатьтән 29 ноябрь 2020 ел 10 сәгатькә кадәр.