ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 3 декабрьдә безнең илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Билгесез солдат батырлыгына багышланган бәйрәмне гамәлгә кую инициативасы - эзләнү оешмалары һәм отрядларында катнашучыларныкы.

Юрист һөнәре - абруйлы һәм җаваплы белгечлекләрнең берсе. Бу һөнәр ияләренә кеше хокуклары һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне канун күзлегеннән чыгып көйләү, дәүләтебездә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә. Район судында, хокук саклау органнарында һәм башка бик күп тармакларда үз эшенә җаваплы караучы юристлар хезмәт куя. 

    Бүген Сарман үзәк китапханә  хезмәткәрләре МБГББУ «Сарман гимназиясе» укучыларына «Язмышларга буйсынмас җаннар»  исемле әңгәмә үткәрделәр.

 

2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты-халыкның игътибарын эшкә сәләтен югалткан затларның проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын, иреген һәм абруен яклау.

Шәрләрәмә авыл җирлеге буенча Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек уңаеннан беренче төркем инвалидларга, инвалид бала, авыручыларга азык-төлек пакетлары тапшыру.

Янурыс авыл җирлегендә үзара салым акчасына урам утларын ремонтлау

2 декабрь көнне 5-8нче сыйныф укучылары өчен "Россия хезмәтенә" дигән темага бердәм сыйныф сәгате узды. "Ватанга хезмәт итәм"дип исемләнгән әдәби-тарихи викторина оештырылды. 

Бүген «Сарман гимназиясе» базасында 8 нче сыйныф укучылары өчен «Форпост» үзәге тарафыннан «Гадел квиз»дигән интерактив чара үткәрелде.Квизның темасы коррупция булды. Чараның максаты-укучыларда коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык  һәм гаделлек кебек сыйфатлар  тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International