Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләшәү-Тамак мәктәбенә килде. Укучыларны тукландыру мәсьәләсе белән кызыксынды. Балаларны тукландырудан канәгать калды.
26 ноябрь көнне Җәлил беренче мәктәбе укучылары экология буенча"Эколята-яшь табигать сакчылары"онлайн олимпиадасында катнаштылар.
26 ноябрьдә өлкән сыйныф укучыларына мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучысы, бүген инде Әлмәт СПИД үзәге бүлек мөдире, табиб-эпидемиолог Садриева Алия Сирень кызы лекциясе булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымта – гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр килеп чыкканда гамәлләр буенча шәхси ярдәмче.
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы мәгълүмати-аналитик үзәк белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Google Play, App Store онлайн-кибетләрендә iOS һәм Android операцион системаларында эшләү өчен бушлай йөкләп алу мөмкинлеге бар.
Янурыс авыл җирлеге волонтерлары амбулатор пациентларга дарулар китерделәр
ТАССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Шәфкать үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсия узды.
Буген Тәлгат Әхмәди улы һәм Фәйрүзә Минтаһир кызы Локмановлар бергә гаилә корып яши башлауларына 55 еллыгын – зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Өйләре озак елларга җылы булып калсын, туганнарының, якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән мәдәният хезмәткәрләре, Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов, Азалак авыл җирлеге ветераннар советы председателе М.М. Фарлукшина тәбрикләделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
2020нче елның 26нчы ноябрендә «Экологлар - яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия олимпиадасы булып узды. Бу олимпиадада 3-4нче сыйныф укучылары катнашты.
23 нче ноябрь көнне Җәлил гимназиясендә Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес узды. Балалар Бөтендөнья пәрәвезен яшергән төп куркынычлар белән таныштылар һәм алардан саклану ысулларын өйрәнделәр