«Россия ГТХМ» мобиль кушымтасы

2020 елның 27 ноябре, җомга

Хәзерге вакытта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымта – гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр килеп чыкканда гамәлләр буенча шәхси ярдәмче.
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы мәгълүмати-аналитик үзәк белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Google Play, App Store онлайн-кибетләрендә iOS һәм Android операцион системаларында эшләү өчен бушлай йөкләп алу мөмкинлеге бар.
Сервис кулланучының шәхси ярдәмчесе буларак эшләнгән һәм ул өлкәннәр арасында да, үсеп килүче буын арасында да куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Тулырак мәгълүмат алу өчен кулланучы һәрвакыт оператив рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми интернет-порталы сәхифәсенә күчә ала.
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы үз эченә файдалы мәгълүматлы рубрикаларны гына түгел, интерактивларны да ала. 
Киләчәктә кушымтада Яңалыклар тасмасы һәм начар һава торышы күренешләре, шул исәптән шторм кисәтүләре турында онлайн-мәгълүмат биреләчәк. Моннан тыш, туристик төркемнәрне теркәү буенча функционал да өстәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International