2020 елның 12 ноябрендә Сарман авылы мәдәният йортында район эшмәкәрләре өчен киңәшмә узды.
Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. ЕНВД түләүчеләрнең салым салуның башка режимнарына күчүе турында.
Россия Федераль салым хезмәтенең 11 нче санлы районара салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Фәретдинова Гөлшат Таҗбир кызы.
2. Сарман муниципаль районында эшлекле климат торышы, эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалар һәм ярдәм чаралары турында.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең төп максатлары һәм бурычлары турында
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман муниципаль районындагы вәкиле, шәхси эшмәкәр Хөсәенова Венера Мәхмүт кызы.
- Эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме турында
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Сабитова Айгөл Фәрит кызы.
Сарман муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү турында
Сарман муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нариманов Айдар Габделмазит улы.