ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Быелгы көз шундый җылы, озак, коры булгангамы, “Көзге муллык” дип исемләнгән күргәзмә-конкурста катнашучылар бик күп булды.

21 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы бушлай вебинар узачак. Ул "Глонасс" системасын кертүгә багышлана. Уку барышында "Глонасс" системасын кертү буенча "Евротехнологияләр" компаниясенең әйдәп баручы белгече Илья Щулекин системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүе, шулай ук ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 20% ка кадәр киметү өчен GPS трекер куллану турында сөйлиячәк.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 21 октябренә

2020 елның 20 октябрендә 18 сәгатьтән 21 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр

Илексаз авылында гомер итүче Гимазутдинов Хазиәхмәт Сәләх улының 90 яшьлек юбилее.

6нче б сыйныф укучысы Аслямов И.инглиз теле буенча "Эрудит" республика олимпиадасында җиңүче булды, 5нче б сыйныф укучысы Сәхәбиев К. шул ук исемдәге олимпиада призеры булды. Котлыйбыз!

"Урамнар аларның исемнәре белән аталды" дип исемнәнгән республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!!!

Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Консультация-кисәтү турында метеорологик күренеш
сәгать 6дан. 20 сәгатькә кадәр. 2020 елның 20 октябре
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 20 октябрендә көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
5. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе  шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


18
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International