ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен конкурс кызыклы һәм максатчан яшьләрне җыя. Аның базасында белем бирү программасы һәм стажировкалар системасы уза.

Кәүҗияк авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары бушлай кәрәзле телефоннар алдылар.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Сәламәтлек –зур байлык. Балалар һәм яшүсмерләр дә, укытучылар һәм әти-әниләр дә шушы байлыкка ирешү, аны саклау, үстерү, ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы белергә, көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиеш. Шуннан чыгып, сәламәтлек темасына бик күп конкурслар, бәйгеләр оештырыла. Шуларның берсе “Сәламәтлек- яшәү стиле” исемле Бөтенроссия конкурсы.

     Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да бу конкурста актив катнаштылар. 7 класс укучысы Таҗиева Регина, 8 класс укучысы Гыйләҗев Ринат, 9 класс укучысы Галимҗанова Рәзилә. 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Рәзилә бу конкурсның муниципаль этабында призлы урын алды. Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!

4 нче сыйныф укучылары Туган Татарстан турында белемнәрен тикшерделәр һәм ныгыттылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.

1 нче санлы Җәлил мәктәбе укучылары тәҗрибәле педагог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Эльвира Дамир кызы җитәкчелегендә Бөтенроссия иншалар конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. 

Хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвеше темасы бик актуаль. Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучыларының иҗади коллективы үз видеоролигында "Сәламәт яшәү рәвеше" конкурсы темасын иң яхшысы итеп ачып җибәрделәр һәм "Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау, бәйле тәртипне профилактикалау буенча социаль видеоролик" номинациясендә муниципаль этап җиңүчеләре булдылар. 

 


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе
21 октябрь көнне “Сарман” кинотеатрында район китапханәчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте.

“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләре бүләкләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International