Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә «Россия тәмлеләре» азык-төлек продуктларының брендлары төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы старт алды. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиядәге тәмле ризыкларның күптөрлелеге белән таныштыру һәм төбәк азык-төлек продуктлары брендларын үстерүнең мөмкинлекләрен күрсәтү.
Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту безнең җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ышаныч , өмет һәм аңлау кирәк. 12 нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе" укучылары мәктәп хәйрия ярминкәсеннән җыелган акчаларга Җәлил интернат-йортының әби-бабайларына татлы бүләкләр тапшырдылар.
9нче октябрьдә Сарманда "Старт" чаңгы базасында "Татарстан кроссы - 2020" йөгерү буенча ярышлар узды. 1нче урынны алган 5нче А сыйныф укучысы Пономарева Елизавета һәм 6нчы Б сыйныф укучысы Имамеева Ивилина 2нче урынны алганны котлыйбыз. Уңышлар телибез!
2020 елның 13 октябренә
12 октябрь 18 сәгатьтән 13 октябрь 18 сәгатькә кадәр
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!
Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Авыл хуҗалыгы тармагы, нефть сәнәгате белән беррәттән, Сарман районы икътисадының нигезе булып тора. Районның гына түгел, һәр гаиләнең иминлеге аграр секторның үсешенә бәйле. Ә бу җирне һәм авылны чын мәгънәсендә яраткан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.
Хөрмәтле район уңганнары! Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлап, авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга. Авыл язмышына даими игътибар булдыру, авыл җирлегендә тормыш шартларын яхшырту буенча күптөрле чаралар күрелүе өчен республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Хөкүмәтебезгә, Дәүләт Советына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, уңышларыбыз мулдан, хезмәт нәтиҗәләребез югары булыр, дип ышанам. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык–сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән яшьтәге кешеләргә багышланган атна «Әби-кул эшләүче»дип исемләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе белән тәмамланды. Күргәзмәдә авылның актив пенсионерлары, үз куллары белән ясаган эшләр тәкъдим ителде.
6 октябрь көнне Сарманда укытучылар көненә багышланган концерт булды, анда мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Коллегаларыбызны, Шәйхетдинова Әлфия Лаззат кызын һәм Замаева Луиза Назир кызын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!
Районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнеп килә. Һава торышы яхшы булса, шушы берничә көндә татлы тамыр казылып бетәр, диләр. “Сарман” агрофирмасында эшне тәмамладылар, кагатлардагы чөгендерне төяп, шикәр заводына озатып бетерәсе калды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, чираттагы ункөнлек җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Чөгендер алу комбайнында эшләгән иң яхшы экипажлар буларак, “Нөркәй” агрофирмасы механизаторлары хезмәте бәяләнде. Өч призлы урынны да алар алдылар. Искәндәр Нигъмәтҗанов белән Илгизәр Әмануллин, Руслан Миннемөхәммәтов белән Марат Мирсәетов, Альмир Саттаров белән Илсур Сәетов бүләкләнделәр. Шикәр чөгендере төягечләрендә эшләүче Илфат Йосыпов (“Нөркәй”) – беренче, Дамир Моратов (”Җәлил”) – икенче, Айрат Салихов (“Сарман”) өченче булдылар. Рафис Гайсин (“Нөркәй”). Булат Вәлиев (“Җәлил”), Рамил Шакирҗанов (“Сарман”) иң яхшы чөгендер игүче агрономнар буларак акчалата бүләккә лаек булдылар.
Бүген “Старт” чаңгы базасы территориясендә “Татарстан кроссы-2020” Бөтенрәсәй йөгерү көне кысаларында район беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Анда 14 төрле яшь категориясендә барлыгы 335 йөгерешче катнашты. Ярышта җиңүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин бүләкләделәр, аларга медаль, Почет грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
9 октябрьдә "Татарстан кроссы-2020" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында җиңел атлетика буенча Сарман районы беренчелеге булып узды.Әлеге кроссның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.