Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре командалары арасында җиңел атлетика эстафетасы

2020 елның 9 октябре, җомга

Бүген “Старт” чаңгы базасы территориясендә “Татарстан кроссы-2020” Бөтенрәсәй йөгерү көне кысаларында район беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Анда 14 төрле яшь категориясендә барлыгы 335 йөгерешче катнашты. Ярышта җиңүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин бүләкләделәр, аларга медаль, Почет грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International