ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген авыл җирлеге башлыгы Шарипова Лилия Ивановна өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлады. 

1 нче октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, район мәдәният йортында «Йөрәктә яшьлек җырлый» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Р. Сәхипова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Ул өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Бәйрәм «Балкыш» фестивале лауреатлары чыгышлары, котлаулар белән үрелеп барды.

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе, милек салымнары буенча мәгълүмат компаниясе кысаларында, еш бирелә торган сорауларга җаваплар бирә:

1. Нәрсә ул салым белдерү кәгазе һәм аны ничек үтәргә?

Салым түләүче-физик затлар өчен транспорт салымын, җир салымын, физик затлар милкенә салымны һәм НДФЛны (салым агенты НДФЛ суммасын тотып калмаган кайбер керемнәрне) ел саен исәпләү бурычы салым органнарына йөкләнде (Россия Федерациясе Салым кодексының 52 ст., алга таба-НКРФ).

Шуңа бәйле рәвештә, салым органнары алда санап үтелгән салымнар буенча түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча салым түләүчеләргә-физик затларга салым түләү өчен салым белдерүләрен җибәрә.

«Татарстан Республикасы РТРС» РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, РТРС генераль дирекциясе  2020 елга раслаган, 2020 елның 2 октябрендә 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр филиал объектларында: Сарман районы Җәлил поселогы һәм 5 октябрьдә 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Сарманның үзендә аналогик («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар программаларын өзеп тору белән планлы ремонт эшләре башкарылачак.

Бүген, Ләшәү-Тамак мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу үткәрелде. Өлкәннәр хөрмәтенә чәй табыны әзерләнде концерт күрсәтелде. 

Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Галләмов Илшат Фиксович Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы исеменнән Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән буынын Өлкәннәр көне белән котлады.

29 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык-2020"эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.

Октябрь аеның беренче көнендә без матур бәйрәм – Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

28нчы октябрь көнне Җәлил гимназиясендә планлы эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәдов Ришат Рифкат Һава тревогасы вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Балалар үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр.

2020 елның 1 октябренә

1 октябрь 18 сәгатьтән 2 сентябрь 18 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International