7 сентябрь көнне район Советы утырышы булды. Җыелышта «Сарман үзәк район хастаханәсе» табиб – эпидемиологы Габделхакова Л.Т. грипп буенча эпидемиологик хәл турында сөйләде. Профилактиканың ышанычлы һәм нәтиҗәле чарасы-вакцинация.
Бүген муниципаль район Советының утырышлар залында III чакырылыш Сарман муниципаль район Советының утызынчы утырышы булды.
Утырышның көн тәртибендә:
1. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы сайлаулы муниципаль вазыйфаларны, муниципаль хезмәткәрләрне һәм бюджет өлкәсенең аерым оешмалары хезмәткәрләрен айлык акчалата бүләкләү күләмнәрен арттыру турында
2. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының III чакырылыш эшчәнлеге нәтиҗәләре турында
Барлык сорауларны караганнан соң, район башлыгы депутатларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
2020 елның 7 сентябренә
6 сентябрь 18 сәгатьтән 7 сентябрь 18 сәгатькә кадәр
Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллин алдынгы комбайнчыларны җиденче биш көнлек белән бүләкләде
Хөрмәтле нефтьчеләр, тармак ветераннары!
Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Куркыныч агро-метеорологик күренеш.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 6 сентябрендә төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 6 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Күпмилләтле илебез халкы билгеләп үтә торган истәлекле даталар арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Бүген, 3нче сентябрь көнне, Җәлил гимназиясе базасында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Бөтенроссия тарихи диктант булды. Гимназия укучылары һәм укытучылары дәрәҗәле кунакларны концерт программасы белән куанып каршы алдылар. Моннан тыш, чарада "Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә" китабын тәкъдир итү булды.
Сарман гимназиясенең "Форпост" отряды активистлары «Экстремизмга – юк! " дигән урам акциясе үткәрделәр.
3 сентябрь көнне мәктәбебезнең алтын юбилее.
Запастагы майор Р. К. Талибуллин 7 а сыйныфында "Куркынычсыз балачак" темасына ачык дәрес үткәрде. Соңыннан эвакуация күнегүләре үткәрелде.