ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 нче елның 8 нче сентябрендә Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен халыкара грамоталылыкны тарату көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәм ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. 

Начар метеорологик күренешләр 2020 елның 10 сентябрендә төнлә Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән көчәйгәндә 15 м/с тизлектә көчле җил саклана.

Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кысаларында Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары А.Р.Мубаракшин булып китте. 

Агымдагы елның 1 октябреннән ТР 11 санлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясенең эш графигы үзгәрәчәк. Шул рәвешле районда урнашкан салым инспекциясе бүлекчәсе дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Җомга көнне эш сәгате – 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр. Шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле финанс системасы хезмәткәрләре, бу тармакта эшләгән ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сарман районының финанс системасында югары квалификацияле белгечләр, җаваплы, намуслы, белемле кешеләр хезмәт куя, алар иң катлаулы бурычларны үтәргә сәләтле, бюджет һәм салым законнары нечкәлекләрен тирәнтен белеп эш итәләр. Районыбызда яңа социаль объектлар төзелә, учреждениеләрнең эшчәнлеге тәэмин ителә, акча ресурслары рациональ бүленә, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Болар барысы да финанс-бюджет палатасы, үзәкләштерелгән бухгалтерия, казначылык хезмәте белгечләренең тырышлыгы, җаваплылыгы нәтиҗәсе.

Һөнәри бәйрәм көнендә район финанс хезмәткәрләренә һәм ветераннарына зур хөрмәт хисләре белән олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сезгә алга куелган максатларыгызны чынга ашыруда зур ихтыяр көче, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин

«Терроризм-хәзерге заман дөньясының глобаль проблемасы»- Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5б сыйныфында узган сыйныф сәгате темасы әнә шулай яңгырады . Аны "ФОРПОСТ" отрядының актив катнашучысы Лиана Сөләйманова үткәрде. 

2020 нче елның 4 нче сентябрендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Демография» милли проектының өлкән буын гражданнарның актив тормыш сыйфатын күтәрүгә системалы ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру кысаларында «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде. Спорт ярышларының максаты – өлкән буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.Өлкән яшьтә булуларына карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Чара кызыклы, күңелле һәм дустанә шартларда узды. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  2020 нче елның 3 нче сентябрендә Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узды. Хокук саклау органнары хезмәткәре Фартдинов Ленар дөньяда терроризм үсеше тарихы турында сөйләде, стандарт булмаган хәлләр килеп чыкканда саклык чаралары һәм гамәлләр алгоритмы турында әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International