ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 маенда төнлә урыны белән көнбатыш районнарда туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр туңдыру көтелә.


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Бүген, 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 98 ел тула. Шушы бәйрәм уңаеннан Сарман үзәк китапханәсе туры эфирда “В Контакте” социаль челтәрендә “Бәйрәмең белән сине, данлы Пионерия !” исемле әдәби монтаж үткәрде.

 

Янурыс авыл җирлегендә санкцияләнмәгән чүплекне бетерү

18 май көнне Зур Нөркәй авылында яшәүче Гарипова Гөлсинә Гарип кызы 90 яшен билгеләп үтте

19 май – Пионерлар көне. Пионерлар алар – беренче булып эш  башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата.

 Агымдагы елда да универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча эш планлы рәвештә алып барыла. Җәлил 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә дә шундый мәйданчык төзелеше башланды.

Бүген, 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 98 ел тула. Пионер-"беренче" дигәнне аңлата. Пионерлар-киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар дип йөртелгән. Без заманында быргы кычкыртып, барабан кагып сборларга җыйналдык, тимер-томырны һәм макулатураны бушка, бер тиенсез җыеп тапшырдык. Узган гасырның 80 елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә сагынып искә алалар, сагыналар, яраталар, горурланып искә алалар.

    Шушы бәйрәм уңаеннан Сарман үзәк китапханәсе туры эфирда “В Контакте” социаль челтәрендә “Бәйрәмең белән сине, данлы Пионерия !” исемле әдәби монтаж үткәрә. Башлана 10.30 сәг.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International