ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 17 маенда тыл хезмәтчәне Нигматуллина Минзиһан Нигъмәтулла кызы 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.

2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Май уртасында билгеләп үтелә торган иң якты бәйрәм һәркем өчен дә мөһим, игътибар үзәгендә. Бу  – Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәмдә гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлана.

Быел ул традицион булмаган рәвештә, шау-шуларсыз  үтә. “Шәфкат” үзәге социаль  хезмәткәрләре  авыл җирлекләрендә яшәүче, үзләре хезмәт күрсәтүче гаилә парларын игътибар үзәгеннән читтә калдырмадылар. Алар адресына чын йөрәктән чыккан матур теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм белән котладылар.

   Өлкән һәм инвалидлар  сәламәтлекләренә карата  аеруча  игътибар таләп итә  торган кешеләр.

   15 май көнне Сарман муниципаль  районындагы  “Шәфкатъ” үзәгендә социаль  хезмәткәрләр, өлкән кешене тәрбияләүчеләрнең туганнары өчен «Өлкәннәрне карау мәктәбе”нең  онлайн режимда  чираттагы шөгыле булып үтте.

   Катнашучылар табиб белән берлектә, төрле чирләр вакытында  өзлегүләрне булдырмас өчен, билгеле эзлеклелектә, беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнарына төшенделәр.

16 май көнне, “Музейлар көне”, “Музейлар төне” акциясе башланып китте.

Сарман районы мәдәният учреждениеләре үз эшләрен онлайн режимда дәвам итәләр. Виртуальные чаралар күрергә мөмкин булачак, аларның битләрендә социаль челтәрләрдә.

 

 

Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.  

15 майда бөтен дөнья Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә. Гаилә-һәркем тормышында иң мөһиме. Бу көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча масштаблы акциягә кушылды. Хәмидуллиннар гаиләсендә дүрт гаилә әгъзасы тормышын социаль өлкәгә багышладылар. Гаилә көнендә коллектив исеменнән директор Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы аларны гаилә көне белән котлады. Аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Ул шулай ук гаиләнең, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген билгеләп үтте, коллективка гаилә иминлеге һәм сәламәтлек теләде.

Исхакова Асхия Шаяхметовна 1930 елның уналтынчы маенда Сарман районы Яхшыбай авылында дөньяга килә. Балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. Мортыш Баш авылындагомер кичерәләр, 2 кыз , 2 ул тәрбияләп устерәләр. “Тыл һәм хезмәт ветераны" исемен йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International