Апрель аенда Инглиз теле буенча «Junior Jack» XIV Бөтенроссия дистанцион конкурсы узды, анда безнең укучылар да катнашты. II дәрәҗә диплом алган 5нче Б сыйныф укучысы Аслямов И. алган, 3нче Б сыйныф укучысы Мөстәкыймова Р. III дәрәҗә диплом алган, 4нче Б сыйныф укучысы Сәхәбиев К. III дәрәҗә диплом алган. Җиңүегез белән котлыйбыз!
Җәлил гимназиясендә Халыкара гаилә көненә багышланган акция узды.
2020 елның 18 маена
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 маенда көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Кичә, 2020 елның 15 маенда, шәһәр тибындагы Җәлил поселогында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре сәүдә нокталары буйлап рейд үткәрделәр.
Күтәмәле мәктәбендә, Халыкара гаилә көненә багышлап, сыйныф сәгате үткәрелде. Анда укучылар белән гаилә кыйммәтләре һәм аларның тормышта әһәмияте турында фикер алышу булды.
2020 елның 15 маенда ZOOM кушымтасы аша барлык профилактика субъектлары катнашында муниципаль социаль-реабилитация консилиумының чираттагы утырышы уздырылды. Утырыш барышында җәйге сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактика субъектларының эш этаплары каралды. Гаиләләрне тернәкләндерүнең эш этаплары, максатлары һәм бурычлары тикшерелде.
Бүген, 2020 елның 15 маенда, Сарман районы «Шәфкать» үзәгенә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булып китте. Визит барышында аны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова озатып йөрде. Рөстәм Вәлиуллов учреждениенең капиталь ремонт барышы һәм эшчәнлеге белән танышты.
15 нче май - халыкара гаилә көне уңаеннан Сарман үзәк китапханәсе туры эфирда “Тәкыялар үрә кызлар...” дигән онлайн кичә үткәрде.
Тулырак мәгълүматны https://vk.com/wall-92151379_6601 cылтамасы белән кереп карый аласыз.