ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

15 нче май - халыкара гаилә көне уңаеннан Сарман үзәк китапханәсе туры эфирда “Тәкыялар үрә кызлар...” дигән онлайн кичә үткәрде.

Тулырак мәгълүматны  https://vk.com/wall-92151379_6601 cылтамасы белән кереп карый аласыз.

Юлтимер авылында яшәүче Мударис абый һәм Мияссара апа Мухаметшиннар бергә гаилә корып яши башлауларына- 55 ел, зөбәрҗәт туйларын биллгеләп уттеләр. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән мәдәният һәм китапхәнә хезмәткәрләре, Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов тәбрикләде. Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М.Хөснуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Тормышка сөенеп , балаларыгызның хөрмәтен, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын

Азалак авылында яшәүче Рафис абый һәм Фатима апа Магариевлар бергә гаилә корып яши башлауларына – 60 ел, бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән мәдәният хезмәткәрләре, Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов тәбрикләде. Гаилә исеменә Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М.Хөснуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Алдагы көннәрегездә исәнлек – саулык, иминлек, бәхетле гомер телибез.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конкурс, акцияләрдә катнашкан барлык укучыларыбызга, аларның әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Илләребез тыныч, күкләребез тыныч булсын!

2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 3.03.2000 ел, №95 Татарстан Республикасы Законы белән куелган бурычларны тормышка ашырып, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауга ярдәм итү, бозылган очракта аларны торгызу буенча; кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны, шул исәптән дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, дәүләт органнары һәм федераль хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә, видео аша кабул итүләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Җәлил посёлогында фонтан эшли башлады

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.   

Барлык сораулар буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр 8 (85558) 7-22-75, 7-22-77, яисә Зәй шәһәре, Комсомольская ур., 50, Сарман авылы: 8(85559) 2-44-64 телефоннары аша алырга мөмкин.

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында салкын су линияләрен алыштыру эшләре дәвам итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International