20 майда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башлана.
Бүген, 14 май көнне, Җәлил поселогының урамнарында коронавирус таралу куркынычын киметү максатыннан чираттагы дезинфекция үткәрделәр.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеран хыялы» социаль проекты Россиядә эшли башлады.
Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
2020 елның 13 май 18 сәгатьтән 14 май 18 сәгатькә кадәр.
Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен җайлаштырылган «Каләмнәр ярдәмендә бармак гимнастикасы» технологиясен кулланалар.
«Кайнар линия» телефонына Сарман муниципаль районы буенча медикаментлар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар килүен дәвам итә. Эш дәверендә барлыгы 39 заявка килгән. «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, волонтерлар, авыл җирлекләре белгечләре кергән заявкаларны вакытында үтәү эшенә актив кушылалар. Заявкаларны үтәү белән беррәттән, «Кайнар линия» эше буенча белгечләр консультацияләр үткәрәләр һәм кирәк булганда клиентларның тулы мәгълүмат алу өчен компетентлы органнарга җибәрәләр.
Быел март аенда “Җәлил гимназиясе”нең 10 нчы сыйныф укучысы Маслов Д. кыз баланы билгесез ир-атның һөҗүменнән саклап, кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлек начальнигы Газинур Сәгыйт улы Мортазин аны балигъ булмаганнарга карата иҗтимагый-куркыныч эш кылуны тыеп калуда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рәхмәт хаты белән бүләкли. Данилга битараф калмаганы һәм кызны яклап чыкканы өчен рәхмәт. Бу бик кыю һәм игелекле гамәл, ул башкаларга үрнәк.
Каташ-Каран авылында ФАП төзү эшләре