ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2020 ел
җомга

Районның күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләренә яңадан "Татнефть"ГАҖ хәйрия фонды тарафыннан ярдәм күрсәтелде.

Барыгызны да «Үлемсез полк» акциясенә кушылырга чакырабыз. Беркем дә онытылырга тиеш түгел!

 

Мәктәбебез укучыларының күбесе, укытучылар #ХәтерБакчасыӨйдә акциясенә актив кушылдылар.

Бистәбездә яшәгән сугыш һәм хезмәт ветераны Н.К.Сидоров торган йорт янындагы мемориаль такта яны тәртипкә китерелде: агартылды, чәчәкләр утыртылды.

Гарифуллин Галиулла Гарифулла улы Сарман районы Ләшәү-Тамак авылында туган. «Җәлилнефть»НГДУсы слесарь - ремонтчысы булып эшләгән.

Күп санлы Мактау грамоталары, «Татнефть» ААҖ, «Җәлилнефть»НГДУсы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнгән.

Юбилей уңаеннан Галиулла Гарифулла улы туганнары һәм якыннары исеменнән котлаулар кабул итте.

Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы, муниципаль район башлыгы Ф. М. Хөснуллин һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Башлыгы Р. Ә. Кәримов исеменнән бүләкләр ветеранга туганнары аша тапшырылды.

Сезне чын күңелдән Беренче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Хәтер бакчасы " акциясе

«Безнең ишегалды» Президент программасының рәсми порталында Сарман муниципаль районы ишегалларын төзекләндерү буенча яңа планнар-схемалар барлыкка килде.

Югары Чыршылы авылындагы күп балалы гаилә «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткәч, «янәшәдә ярдәм»проекты кысаларында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Р. Ш. Хәйровтан азык-төлек җыелмасы алды.

Татарстан- туган Татарстаныбызның 100 еллыгы уңаеннан төрле информацион чыганакларда күп мәгълүмат күрергә мөмкин.  

Ул еллардагы мәдәният тормышы, ТАССРның 5 елыгына багышлап язылган беренче “Сания” операсы ничек, нинди шартларда туган. Бу турыда сез Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктебенең җыр һәм музыка укытучысы Хәмидуллина Расиха Мөгалләф кызының лекциясеннән танышып китә аласыз. https://youtu.be/pKL38jsXJG0

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International