ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан- туган Татарстаныбызның 100 еллыгы уңаеннан төрле информацион чыганакларда күп мәгълүмат күрергә мөмкин.  

Ул еллардагы мәдәният тормышы, ТАССРның 5 елыгына багышлап язылган беренче “Сания” операсы ничек, нинди шартларда туган. Бу турыда сез Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктебенең җыр һәм музыка укытучысы Хәмидуллина Расиха Мөгалләф кызының лекциясеннән танышып китә аласыз. https://youtu.be/pKL38jsXJG0

 

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Хаҗиева Резедә Рафис кызы җитәкчелегендәге «Шатлык» вокаль ансамбле «Ветераннар маршы»җырын башкарып, видеоролик әзерләде.

Аз керемле ялгыз һәм инвалид балаларга "Татнефть" игелек җыелмасы таратылды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Гадый улы Ф.Н.Мухамадиев крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү эшләре барышын күзәтте, шулай ук шәхси эшмәкәр И.Р.Зәйнуллин теплицасында булды


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

29 нчы апрель көнге сыйныф сәгатен өлкән сыйныф укучылары өчен бистәнең Хезмәт Даны музее җитәкчесе А.Ә.Галиәхмәтова үткәрде.

«Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенен социаль хезмәт алучылары ял итү урыннарында һәм урман фонды җирендә агачлар утыртуда катнаштылар.

Коронавирус йогышының таралуын кисәтү буенча чаралар үткәрү чорында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре интернет-технологияләр һәм телефон элемтәсе мөмкинлекләре ярдәмендә бүлекчәнең социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр. 

2020 елның 27 апрелендә психолог Харисова Кәмәрия Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән һөнәри януны профилактикалау кысаларында практик дәрес үткәрде.

Күтәмәле мәктәбендә онлайн-чаралар дәвам итә. Шуларның берсе кысаларында «Яшь армиячеләр» «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы филиаллары экспозицияләре буенча видео-экскурсиядә катнаштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары агымдагы эшләрнең торышы белән танышу максатыннан районнарга чыктылар. Сарман районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International