ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Игелек маршы» акциясе старт алды. Акциянең максаты-дәүләт хакимияте органнары, киң җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын хәйриячелек һәм иреклелек үсешенә  җәлеп итү. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «Волонтер» иреклеләр  берләшмәсе авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм акциясенә  кушылды.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра.

Хөрмәтле район халкы!

Коронавирус йогышы (CОVID-19) таралуын кисәтү максатларында, 06.04.2020 елдан башлап, территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү аерым күрсәтмәләргә кадәр туктатылды.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин.

1 нче апрель көнне чираттагы дөньякүләм әдәби марафон старт алды. Ул “ВКонтакте” һәм “Инстаграм” социаль челтәрләрендә Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. 

Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре район халкы өчен төрле онлайн-класслар тәкъдим иттеләр, аларны, сылтама буенча Инстаграм битендә өйдән чыкмыйча гына, күрергә мөмкин:

 https://www.instagram.com/tv/B-ta0-ankDS/?igshid=1dmn8qb2exua9

 

Карашай-Саклау авылында яшәүче Зәкизянов Сәлимхан үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .

Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә”се Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Фронтовиклар иҗаты” дип исемләнгән әдәби марафон игълан итә. Марафонда теләге булган һәркем катнаша ала. Марафон 8 апрельдән 9 майга кадәр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International