1 нче апрель көнне чираттагы дөньякүләм әдәби марафон старт алды. Ул “ВКонтакте” һәм “Инстаграм” социаль челтәрләрендә Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Марафон 21 көн дәвам итәчәк. Аның барышында, татарча шигырьләр, проза яисә драма әсәрләрен укып, шуларның иң мөһим/ кызык дип табылган өзекләрен башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосүрәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән үзеңнең социаль челтәрдәге аккаунтыңда урнаштытырып барырга кирәк. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #казанутлары һ.б.). Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре һәм китап укучылары да бу проектта актив катнашып киләләр. Бу марафонда иң күп укыла торган китап һәм авторларның исемен марафонның хэштегы буенча кереп белеп була.