Китапханә хәбәрләре

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә”се Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Фронтовиклар иҗаты” дип исемләнгән әдәби марафон игълан итә. Марафонда теләге булган һәркем катнаша ала. Марафон 8 апрельдән 9 майга кадәр бара. Марафонның шартлары: фронтовик язучы, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып видеога төшерү (авторын, әсәрнең исеме белән); - #Сарманкитапханәсе #Сарманбиблиотека #75летПобеды #Җиңүнең75еллыгына #СидимдомаЧитаемкниги #ӨйдәутырабызКитапларукыйбыз хэштеглары белән безнең группага (https://vk.com/club92151379) урнаштыру. Барыгызны да марафонда катнашырга чакырабыз! #ӨйдәутырабызКитапларукыйбыз Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International