ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Олы йөрәкле, сабыр,фидакарь хезмәт ияләре, тыл ветераннары бүген дә безнең арабызда яши.

  Шундыйларның берсе Сарайлы авылында яшәүче Хабибуллина Әминә апа. Без Сарайлы балалар бакчасы  нәниләре белән Әминә апада  булып кайттык. Ул балаларга, сугыш чоры истәлекләрен сөйләде. Сугыш башланганда аңа бары 10 яшь була. Әниләре колхоз  эшеннән, кырдан кайтып кермәгәнгә, үзләреннән кечерәк туганнарына күз-колак булып тору да аның өстендә була. Колхоз эшләренә дә кушалар, олылар белән беррәттән урагын да урырга туры килә аңа,бала гына булса да тырышып урман кисүләр, колхоз басуында ашлык сугулар. Боларның барысын да үз җилкәсендә татый Әминә апа. 
  Сабыйлар, Әминә әбигә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен һәм шигырьләрен бүләк иттеләр.

25
март, 2020 ел
чәршәмбе

24 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов А. И.  районга эшлекле сәфәр кылды.  Ул, белем бирү  учрежденияләренең дистанцион укуга күчү мөмкинлекләре белән танышу максатыннан , Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарман гимназиясе һәм Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының әзерлекләрен карады.   

Язгы ташу вакытында балаларның травматизмын кисәтү, куркынычсызлыгын арттыру һәм язгы чорда су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан  Сарман 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре язгы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, бозда куркынычсызлык чаралары, бозга чыгу куркынычы һәм тыю турында түбәндәге профилактик чаралар: эшчәнлек, әңгәмәләр, консультацияләр, презентацияләр, рәсемнәр күргәзмәсе үткәрделәр.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Барлык массакүләм чаралар, шул исәптән конкурслар һәм фестивальләр дә вакытлыча гамәлдән чыгарылуга карамастан, ел саен үткәрелә торган «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивален оештыручылар чарасын таптылар. «Хореография» номинациясендә читтән торып катнашу мөмкинлеге турында  игълан иттеләр. И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Умырзая» һәм «Жасмин» бию коллективлары, шатланып, үз чыгышларының видеоматериалларын җибәрделәр.

Бүген Җәлил бистәсенең 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында татар халкының язгы бәйрәме "Карга боткасы" узды.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Сарман муниципаль районында беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дару чараларын китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли.

 

«Минем шәҗәрәм» конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

«Таңсылу» балалар халык театры дистанцион рәвештә «Страна поющего соловья» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивалендә катнашты. Яшь артистлар А.Галиева куелышында Г.Галиеваның «Урман кызы Айсылу» әкиятен тәкъдим иттеләр һәм III нче урынга лаек булдылар. Киләчәктә театр коллективына иҗади уңышлар теләп калабыз.

Илдәге коронавирус авыруы белән бәйле хәлләрнең кискенләшүе сәбәпле һәм «ТР Сарман районы мәдәният учрежденияләрендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертү турында»гы боерык нигезендә районкүләм «Җырлы балачак илендә» талантлы балалар бәйгесенең гала-концерты билгесез вакытка күчерелде. Конкурска йомгак ясалды. Финал турын үткәрү даталары һәм конкурс нәтиҗәләре турында өстәмә хәбәр ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International