Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән уратып алынган. Җәй башын кояш, астрономия календаре буенча игълан иткән «Нәүрүз» әнә шундый бәйрәмгә керә.
Бүген Сарман 4 нче “Сандугач” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды.
21 март – Халыкара урманнар көне
Герой - ул яу кырында сугышучымы, тылда эшләүчеме, яки тыныч хезмәттә батырлык күрсәтүчеме-барысы да тигез. 17 мартта Чураш мәдәният йортында шушы девиз астында хезмәт батырлары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Сәхнә түре — Почет билгесе кавалеры Габделхаков Наил Габделхак улы һәм РСФСР ның атказанган мелиораторы Шаяхметов Фаиз Хәниф улына бирелде.
"ТАССРның 100 еллыгы - 100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында МБГББУ “Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә
18 мартта Күтәмәле мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Мәктәп директоры Мәрданшин Р.М. язгы каникулларга иртәрәк чыгуның сәбәбен аңлатты,алар вакытында куркынычсызлык турында искә төшерде. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Сираев И.Р. әти-әниләрне чирек билгеләре белән таныштырды, тәрбия эшләре буенча урынбасары Ибәтуллина С.Н. укучыларның тәртибе турында сөйләде. Сарман аграр көллиятенең укыту бүлеге мөдире Фәйзелхакова М.Җ уку йорты турында сөйләде һәм анда укырга кергәндә кирәкле документларны атап китте. Авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Шәйморатова Р.Х. ОРВИ, грипп һәм коронавирус профилактикасы турында сөйләде.
Калфак - гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгатъ әсәре. Соңгы вакытта, татар халкының милли бизәнгеч әйберләре гадәти тормышыбызга кире кайта. Бүгенге көндә декоратив каптырмага әверелгән кечкенә калфакларны бәйрәмнәрдә,сәхнәләрдә кияләр.
«ТАССРның 100 еллыгына -100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары, үзләрен милли остаханәдә дип хис итеп, үз куллары белән калфак эшләделәр.
Кул җылысын, бигрәк тә күңел җылысын биреп башкарылган эш һәрчак уңышлы була, калфаклар бик матур чыкты. 11 нчеләр аларны башлангыч сыйныф кызларына бүләк иттеләр.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы, дисеннәр.
Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан барлык социаль хезмәт алучылар белән коронавирусны кисәтү буенча инструктажлар үткәрелде һәм белешмәлекләр таратылды.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителде.
Сарман муницпаль районында «Демография» милли проекты кысаларында махсус машина белән 65 яшьтән өлкән кешеләрне график нигезендә медицина учреждениеләренә йөртү дәвам итә. Агымдагы елнын 1 нче кварталында Сарман үзәк хастаханәсендә һәм Александровка дәвалану амбулаторияләрендә 510 өлкән кеше медицина күзәтүләре үттеләр.