Барлык массакүләм чаралар, шул исәптән конкурслар һәм фестивальләр дә вакытлыча гамәлдән чыгарылуга карамастан, ел саен үткәрелә торган «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивален оештыручылар чарасын таптылар. «Хореография» номинациясендә читтән торып катнашу мөмкинлеге турында игълан иттеләр. И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Умырзая» һәм «Жасмин» бию коллективлары, шатланып, үз чыгышларының видеоматериалларын җибәрделәр.
Һәм менә жюри әгъзалары фикер алышуын җибәрделәр, фестивальдә катнашу нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Шулай итеп, Нургалиева Гөлшат Васитовна җитәкчелегендә «Хореография» номинациясендә кече яшь төркемнәр арасында «Умырзая» коллективы 3 дәрәҗә лауреат дип игълан ителде, урта яшь төркемдә, Биктимерова Раилә Рамил кызы җитәкчелегендә «Жсмин» коллективы 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.!!
Һәр көнне һәм һәр мизгелдә - гүзәллек, җиңүләр һәм уңышлар өчен урын бар! Ышанырга, хыялланырга кирәк һәм барысы да һичшиксез тормышка ашар!!!