ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

13 март көнне Иске Кәшер мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез. 
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. 
Төнлә һаваның минималь температурасы -2.. 5. 
Көндез максималь һава температурасы+ 4..+ 7. 
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

           2020 елның 16 мартында Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Чирмешән районы Утыз Имән  авылыннан килгән социаль хезмәт алучысы Айгөл Самат кызы  Вәлиуллинаның рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Авторның фантазиясе һәм осталыгы күргәзмә кунакларын бик гаҗәпкә калдырды. Аның эшендә гүзәллекне күрү һәм үз эшендә күргәннәрне гәүдәләндерә белү чагыла. Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән эшләрне зур кызыксыну белән карадылар.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге һәм Сарман районы МЧС хезмәткәрләре белән берлектә аз тәэмин ителгән гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр өчен автоном янгын хәбәрчесе кую буенча эш алып баралар.

Безнең илдә аерылышу ситуациясендә кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү әле күптән түгел генә актуаль түгел  һәм аның белән бәйле проблемалар да, борчылулар да юк иде.

Бүген тыл хезмәтчәне Сәйфуллина Фәһимә Галимҗан кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале тапшырылды. Ветеранны юбилее белән котларга Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна, Җәлил поселыгынын Башкарма комитеты җитәкчесе Галләмов Илшат Фиксович килделәр.

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 сыйныф укучылары арасында "Синең белән горурланам, Татарстан!" квест-уены узды.

17 нче март көнне 5 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында «Педагог – психолог эшендә сәламәтлекне саклау технологияләре»дигән темага Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагог - психологларының район методик берләшмәсе утырышы узды.

2019/2020 уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эшчәнлек планын тормышка ашыру кысаларында барлык төркемнәрендә «Тәрәз төбендәге бакча” смотр-конкурс үткәрелә.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

3нчы Б сыйныф укучысы Аслямов А .12-14нче март көннәрендә 3-6нчы сыйныф укучылары арасында «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты. Яшь булуына карамастан, ул дулкынлануны җиңеп, куелган бурычларны яхшы үти алды. Ул әле  катнашучы. Әмма без аның алда яңа җиңүләре, яңа казанышлары, яңа ачышлары булуына ышанабыз! Афәрин!!!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International