ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район күләмендә ел саен үтә торган "Җырлы балачак" бәйгесендә МБББУ "Сарман гимназиясе"нең 2 А сыйныфы укучылары әле беренче тапкыр гына катнашсалар да, шаян биюләре белән һәммәбезнең кәефен күтәрделәр.

Бүген ДОСААФ оешмасында Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыкларына багышланган автосыйныфта укучы балалар арасында ярышлар үтте.

18.03.2020 көнне МБББУ "Сарман гимназиясендә" ОРВИ, коронавирус турында әңгәмәләр узды. 

2020 нче елның 17 нче мартында Сарман авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Михайлович Атласовның шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итүе булды.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген мәктәбебездә линейка үткәрелде, анда мәктәп директоры М.Ш. Мортазин 3 чиреккә йомгак ясады, юлларда каникуллар вакытында, йортларда һәм сулыкларда куркыныч янаулар турында искәртте. Александровска ФАПның баш табибы Мәүләвиев Ш.С.балаларга коронавирус авыруы, саклану ысуллары һәм авыруларның беренче билгеләре булганда нишләргә кирәклеге турында сөйләде.

18нче март көнне "Җәлил гимназиясе"ндә ветераннар белән очрашу булып узды. Гимназия укучылары укытучылар белән берлектә кадерле һәм яратканнар өчен концерт әзерләделәр. Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен тапшыру булды. Җиңү өчен рәхмәт!

18нче март көнне «Җәлил гимназиясе»ндә «Коронавирус: симптомнар, дәвалау, профилактика» темасына сыйныф сәгатьләре үтте.

Бүген мәгариф бүлегенең утырышлар залында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Сарман муниципаль районы буенча эксперт комиссиясенең беренче һәм югары квалификация категорияләренә документлар карау буенча эксперт комиссиясе утырышы узды. Утырышта 10 эксперт һәм 14 аттестацияләнүче педагогик хезмәткәр катнашты. Экспертлар беренче һәм югары квалификация категориясенә гариза биргән педагогик хезмәткәрләрнең эш тәҗрибәсе һәм документлар белән таныштылар.

17 нче март көнне Сарман район мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре «Янгын  хәбәрчесе урнаштыр - үзеңне һәм якыннарыңны сакла»  акциясендә катнаштылар.

50 хезмәткәр үз хисабына 72  данә янгын хәбәрләрен сатып алып, үз хуҗалыкларында урнаштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International