17 нче март көнне 5 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында «Педагог – психолог эшендә сәламәтлекне саклау технологияләре»дигән темага Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагог - психологларының район методик берләшмәсе утырышы узды.
Педагог-психолог эшендә сәламәтлекне саклаучы технологияләр - психологик – педагогик алымнар һәм эш алымнары, технологияләр, педагогик проблемаларны тормышка ашыру алымнары, педагогның үз-үзен камилләштерүгә даими омтылышы ул.
5 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы педагоглары район методик берләшмәсе утырышында актив катнаштылар: балалар белән белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр, тренинглар, мастер – класслар үткәрделәр. Ә кунаклар төрле яшьтәге балалар белән эшләүдә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Педагог-психолог Пименова Д. Н.хезмәттәшләре белән практик дәрес үткәрде, ул кызыклы һәм сыйфатлы үтте, «бер сулышта»дип әйтергә була. Катнашучылар активбулдылар, барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар.
Педагог-психологларның район методик берләшмәсе утырышы җылы, эшлекле һәм дустанә атмосферада үтте.