ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2020 ел
шимбә

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары «Мин яратам сине Татарстан!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Ә леге чараның м аксаты-ТАССР тарихына карата кызыксыну һәм тирән хөрмәт тәрбияләү, патриотизм хисе тәрбияләү. Чара барышында укучылар халык биюләрен башкардылар, җырлар җырладылар, шулай ук «Сабантуй»милли бәйрәме уеннарында катнаштылар.

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә Роспотребнадзор һәм РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдиме нигезендә коронавирус инфекциясе, грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар үткәрелә.

Профилактик чаралар кысаларында укучылар, ата-аналар һәм педагоглар арасында медицина хезмәткәрләрен җәлеп итеп лекцияләр, әңгәмәләр, тематик сыйныф сәгатьләре, вакцинопрофилактика, ата-аналар җыелышлары үткәрелде, «Сәламәтлек почмаклары» булдырылды.


6
март, 2020 ел
җомга

4 март көнне «Демография» милли проектының «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» төбәк-ара проектын тормышка ашыру максатыннан «Шәфкатъ» үзәгенең хатын-кызлар волейбол командасы район күләмендә оештырылган эшче хатын –кызлар командалары арасындагы  III чемпионатында катнашып, район үзәк хастаханәсе һәм көч структуралары командалары белән көч сынаштылар.

2020 нче елның 5 нче мартында Сарман урта мәктәбе базасында “Уңышның 7 күнекмәсе,  soft skils” темасына семинар үтте. Алабуга шәһәренең Сарман районы буенча волонтерлар хәрәкәте кураторы Ольга Грахова универсаль күнекмә,  soft skills турында сөйләде. Булачак иреклеләр хәрәкәте әгъзалары үзләрен актив күрсәттеләр, һәм, әлбәттә, яшьләр хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булырга теләк белдерделәр.

5 нче март көнне МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә чираттагы  директорлар киңәшмәсе үтте. Мәктәп директоры Гайнутдинов Фирдәвис Мәгъдәнур улы иң башта мәктәп белән таныштырды. Аннан сүз мәктәп укучыларына бирелде. Алар “Хыяллар һәм талантлар илендә” исеме астында чыгыш ясадылар.  Мәктәбебездә һәр бала – кечкенә бер йолдыз! Мәктәбебезне сәләтле балалардан торган зур бер йолдызлык дип атарга була. Балалар  җыр-биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр.Пленар өлештә агымдагы мәсьәләләр каралды. Мәктәпкә капиталь ремонт ясауда зур өлеш керткән коллективка районыбыз башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүген Сарманда район оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча III чемпионатның финал уеннары узды.

5 һәм 6 март көнне безнең балалар бакчасында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре булып узды. Бу матур  бәйрәм балалар өчен үз талантларын күрсәтү һәм туганнарын сөендерү өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар җырлар җырладылар, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар.

Кадерле әниләр! Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бу дөньяда иң яхшысы – үз балаларыгызның мәхәббәте булуын телибез.

Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче гражданнарның хокукларын бозу сәбәпләренең берсе-алар тарафыннан хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү.

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Яңа Имән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы узды.

Ләшәү Тамак авыл  җирлегендә тыл ветераннарына  юбилей  медальләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International