ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе
«Транспорт. Юл йөрү кагыйдәләре» проекты өстендә эшлибез.

Җәлил гимназиядә 8нче Мартка багышланган бәйрәм концерты узды. Барлык хатын-кызларны да котлыйбыз!


9
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 10 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан, төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.


8
март, 2020 ел
якшәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


7
март, 2020 ел
шимбә

Иртән иртүк мәктәптә бәйрәм күтәренкелеге сизелде.

6 март көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә тыл ветераннарына тантаналы рәвештә “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медален  тапшыру булды.  Анда Башкарма комитеты  җитәкчесенең беренче урынбасары Галимова Гөлнара Әзһәт кызы катнашты. Ул ветераннарга үзенең җылы сүзләрен җиткерде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре дә бирде. Мәктәп укучылары “Сугыш урлаган балачак” исемле чара  күрсәттеләр. Ветераннар һәм килгән кунаклар,  бик канәгать булып, бәйрәмне чәй өстәле артында дәвам иттеләр.

 

Гаилә-тормышта иң әһәмиятлесе.Без гаиләдә яратырга өйрәнәбез, җаваплылык, якын кешеңә кайгырту хисләре тоябыз.Әлмәт мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә “Әти-әни-пар канатым” исемле гаилә бәйрәме узды.Чара гаилә кыйммәтләре, үз атаң-анаң өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Азалак авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы узды.Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Галимова Гөлнара Әзһәт кызы һәм Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габделкаюм улы  ветераннарны кайнар котладылар  юбилей медарльләре һәм бүләкләр тапшырдылар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Петровка Завод урта мәктәбендә "Озын толым" конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International