5 һәм 6 март көнне безнең балалар бакчасында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре булып узды. Бу матур бәйрәм балалар өчен үз талантларын күрсәтү һәм туганнарын сөендерү өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар җырлар җырладылар, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар.
Кадерле әниләр! Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бу дөньяда иң яхшысы – үз балаларыгызның мәхәббәте булуын телибез.