ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Сарман ГХАТ тантаналар залында быел беренче никах теркәү тантанасы узды.

2020 нче елның 18-20 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус төркемендә укучылар өчен татар теленнән Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада  гимназиябездән 10 нчы сыйныф укучысы Аманов А.(җитәкчесе Булатова Г.Н.) катнашты һәм ПРИЗЕР дипломы белән бүләкләнде. Чын күңелебездән сине әлеге ҖИҢҮ белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез!  

Бүген Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиевка багышланган сыйныф сәгате узды.

Азалак мәктәбендә Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевка багышланган сыйныф сәгатьләре узды.

Күтәмәле мәктәбендә балаларның куркынычсызлыгына зур игътибар бирәләр. Шул уңайдан мәктәпкәчә белем бирү төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина оештырылды. Анда башлангыч сыйныф укучылары да катнаштылар. Катнашучылар ике командага бүленделәр һәм төрле ярышларда көч сынаштылар. Викторина балаларга бик ошады.

Сарман урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиевка багышланган сыйныф сәгатьләре узды.


18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

   Ел саен уза торган  укытучыларның һөнәри бәйгесендә безнең мәктәп мөгаллиме дә үз осталыгын күрсәтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Наил кызы Ильясова  бәйгенең дипломы белән бүләкләнде. Без аны тәбрик итәбез, яңа үрләр, уңышлар телибез.

19.01.2020 ел.
Аязучан болытлы һава. Юеш кар, яңгыр һәм суык рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән. Аерым районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр..4. Көндез максималь һава температурасы -2..+1. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны үзләренең уңышлары, яхшы эшләре белән каршы алалар.1 нче сыйныф укучылары (укытучысы Хәкова Р.Х.) "Иң пөхтә дәфтәр"дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар.Ә сигезенче сыйныф укучылары-тимурчылар пенсионер Н. Хәертдиновада булдылар,хуҗалык буенча кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 1-4 класс укучылары "100 еллыкка-100 изге эш" акциясе кысаларында Азалак авыл китапханәсендә булдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International