2020 елның 22 гыйнвары
Болытлы.
Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән көчле.
Урыны белән бозлавык, буран.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 8-13 м/с, көчәйгәндә 15-20 м/с кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..3.
Көндез максималь һава температурасы -3..+1.
Юлларда бозлавык, кар боткасы.
Хәзерге вакытта районда авыл җыеннары үтә. 20 январьда ул Яңа Имән авыл җирлегендә дә үтте. Җыенда Күтәмәле мәктәбе хезмәткәрләре дә катнаштылар. Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү төркеме хезмәткәрләре азык-төлек һәм кул эшләреннән матур күргәзмә оештырдылар.
20 январь көнне Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткән елга нәтиҗәләр бирү отчет җыелышы узды.
2020 елның 20 гыйнварында Рангазар авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2019 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Бариев Гөмәр Бари улы чыгыш ясады. Шулай ук “Җәлил” агрофирмасының "ПК Карамалы" җитештерү комплексы идарәчесе Әхметов Равил Котдус улы, участок полиция хезмәткәре Каримов Марс Фаяз улы, Сарман муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән Гарипов Рөстәм Габделхай улы чыгыш ясадылар. 2019 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гузәл Рифкат кызы сөйләде
2020 елның 20 гыйнварында Азалак авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2019 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы чыгыш ясады. Шулай ук “Нөркәй” агрофирмасының "Уңыш" җитештерү комплексы идарәчесе Розумбетов Рөстәм Канжай улы, участок полиция хезмәткәре Таҗетдинов Раил Әмирҗан улы, Сарман муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Госманов Радик Рафаэль улы, Азалак авыл җирлеге ветераннар советы председателе Фарлукшина Музаллия Музагит кызы чыгыш ясадылар. 2019 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы сөйләде
20 нче гыйнварда мәктәбебезнең барлык сыйныфларында ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиевка багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
2020 нче елның 20 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкать» үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар советы пленумы булып узды. Пленумда ветераннар оешмасының узган елдагы эшенә йомгак ясалды. Нотыклар белән Сарман муниципаль районы хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлекләре ветераннар советы рәисләре чыгыш ясадылар. Пленумда ветераннар оешмаларының ветераннарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту эшендә катнашуы турындагы төп мәсьәлә каралды.
Мәктәптә Минтимер Шәрип улы Шәймиев юбилеена багышланган чаралар уза. 20нче гыйнвар көнне китапханәче Хадиева Л.Р. тарафыннан укучыларга китап күргәзмәсенә күзәтү, ә сыйныф җитәкчәләре сыйныф сәгатьләре үткәрде.
Бүген “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең исәп-хисап җыелышы үтте.
Бүген Яңа Имән авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы булып узды, анда узган елга йомгак ясалды.