17 гыйнвар конне ял паркында креатив чаналар ярышы булды.
Әлеге чара районда беренче тапкыр уздырыла һәм ул зур бәйрәм төсен алды.
Бүген район Башкарма комитетында "Агрокөч" ЯАҖ, "Сарман, Җәлил, Нөркәй" ҖЧҖ, КФХ һәм кадастр инженерлары катнашында пай җирләрен килештерү буенча комиссия утырышы булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы (алга таба-Конкурс) игълан ителә.
2020 елның 18 гыйнвары:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз явым-төшем, юеш кар һәм салкынча, бозлавык.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..4.
Көндез максималь һава температурасы -2..+3.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Башлангыч сыйныф укытучысы Люция Мансур кызы Вахитова, яшь укытучыбыз Вера Павел кызы Давыдова дәрәҗәле бәйгенең призерлары булдылар.
Укытучылар! Җәмгыять тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый торган һөнәр ияләре. Элек-электән укытучылар кешелек тәҗрибәсен яшь буынга тапшырып килгәннәр. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте.
Янурыс авыл җирлегенең Каташ Каран һәм Янурыс авылларында яктырткычларны алыштыру эшләре башкарылды
2020 нче елның 16 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активы көче белән оештырылган концерт булып узды. Залда тулы гармония хөкем сөрде. Чара җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар дусларының талантларына гаҗәпләнеп һәм сокланып утырдылар. Мондый чаралар кәефне күтәрә, кешеләр күңелендә шатлыклы хатирәләр калдыра.
15 гыйнвар көнне Җәлил мәдәният сараенда «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.