ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
ТАССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында төрле дәрәҗәдәге чаралар каралган.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге тарихи вакыйганы бәйрәм итү кысаларында стенгазета чыгардылар һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган стенд әзерләделәр.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

  2020 нче елның 15 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының  ООО «НК Сервис», авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре урынбасарлары, ООО «Управляющая компания», ООО «Сарман ПТС» җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.                    

Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган төрле чаралар үткәрелә. «Алёнушка» 3 нче балалар бакчасының Г.Р.Талибуллина һәм К.З.Афзалова җитәкчелегендәге театр коллективы, тәрбияләнүчеләр өчен,  “Ике кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерде. Кечкенә артистлар  балалар  һәм яшүсмерләр театры  республика күләм фестивалендә  “Спектакль” номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломантлар булдылар.

 

Буген, 15 гыйнвар көнне, “Ел укытучысы - 2020” Бөтенрәсәй һөнәри конкурсының муниципаль этабы башланып китте. Конкурс 2 турда үтәчәк. Бүген беренче тур, 26 укытучы Сарман урта мәктәбендә дәресләр күрсәттеләр. Икенче турга 13 укытучы үтте, алар 16 нчы гыйнвар көнне Сарман гимназиясендә мастер класс белән чыгыш ясыйлар.

Химия буенча республика олимпиадасы призерлары-Гилметдинова Аида, Гарипова Илзия, Мәрдәмшин Данил. Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең химия укытучысы Шәяхмәтова Римма Мөбарәк кызы призерларны Әзерләде.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиядә тематик әңгәмәләр старт алды.

Өч-Өйле  Саклау авылы китапханәсендә  клуб белән берлектә “ТАССРның 100 еллыгы уңае белән “Кичә.Бүген.Иртәгә” дигән исемдә презентация күрсәтелде,Татарстан флагы,татар халкының милли киеме турында сөйләп,фотолар күрсәтелде.

 

Яхшылык һәм шәфкатьлелек... Соңгы вакытта без бу сүзләргә ешрак мөрәҗәгать итә башладык. Әйтерсең лә, бүген бездә кеше җылысы һәм якыннарыбыз турында кайгырту иң кискен дефицитка әверелде. Шуңа күрә безнең мәктәпнең эше нәкъ менә яхшылык, сабырлык, гражданлык патриотизмы формалашуга юнәлтелгән. Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары ТАССРның 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында «Йөз игелекле эш» акциясендә катнаштылар...

2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Рангазар авыл китапханәсендә
 “ ТАССРга 100 ел ” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Аның аша укучылар республикабызның тарихын киң яктырткан китаплар белән таныша алалар.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта мәктәбендә укучылар укытучылар белән берлектә ата-аналар, белгечләр һәм балалар өчен мәгълүмати стенд әзерләделәр. Мәгълүматтан республика, аның территориясе формалашуның кызыклы мизгелләре, шулай ук 2020 елда планлаштырыла торган чаралар турында белергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International