ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Петровка Завод урта мәктәбендә мәктәп дәреслекләренең сакланышы буенча рейд узды.

2020 нче елның 16 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының Нотариус, Сарман районы прокуроры, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе, Сарман районы эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15 һәм 16 гыйнварда Сарманда ел саен үткәрелә торган "Ел укытучысы-2020"һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурста җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады. Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укытучысы Вәлиева Эльвира Дамир кызы лаеклы җиңү алып килде

Бүген гимназиябездә "Ел укытучысы-2020" бәйгесе узды.Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнавир улы,башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, мәгариф бүлеге начальнигы Сабиров Әлфәт Зиятдин улы әлеге чарага барлык катнашучыларны тәбрикләргә килделәр.

Бүген Сарман гимназиясендә чираттагы “Ел укытучысы-2020”  һөнәри конкурсының  йомгаклау этабы үтте. Районыбызның ел укытучысы билгеләнде. Конкурс 2 көн дәвам итте. 1 нче көнне укытучылар дәрес фрагментлары күрсәтте. Бүген мастер-класс күрсәтүдә осталыкларын сынадылар. Җюри әгъзалары үз бәяләрен бирделәр, 3 номинациядә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. "Ел укытучысы” номинациясендә – Вәлиева Элвира Дамир кызы, “Педагогик дебют” номинациясендә – Хәертдинова Аида Алберт кызы, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Ханова Нурания Вәзир кызы иң яхшылары дип табылды. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә сертификатлар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурста җиңү яулаган укытучылар 7-8 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк зона этабына район данын якларга барачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз!

2020 елның 13 гыйнварыннан 6 мартына кадәр "Снегоход" профилактик операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең № 01-05\299 боерыгы нигезендә Сарман муниципаль районында «Снегоход-2020» профилактик операциясе үткәрелә.

2020 елның 15 гыйнварында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль – тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен «Күңелле стартлар» дигән чара үткәрелде. Б чараның максаты – катнашучыларның хәрәкәт һәм эмоциональ активлыгын, аралашу кунекмәләрен  үстерү. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар.  Истәлеккә – фотога да  төштеләр. «Күңелле стартлар» призлар тапшыру һәм күңелле сөйләшүләр белән тәмамланды.

15 гыйнварда бистәнең Мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы елын ачып җибәрүгә багышланган тантаналы чара булды. Мәктәбебез укучылары Криворотов Станислав, Миннебаев Данис, Шакиров Руслан, Авзалова Альбина бистә башлыгы Р.Ә.Кәримов  кулыннан илебезнең төп документы - паспорт алдылар.

Кормаш авылында яшәүче Зөхрә һәм Нияз Динмөхәмәтовларның бергә гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулды.

15 нче январь көнне гимназиябездә хезмәт һәм тыл ветераны Сөләйманова Гәүһәр Нәбиулла кызы белән очрашу булды. Ул үзенең бала чагын, сугыш вакытындагы авыр тормышны, халыкның ачлы-туклы яшәвенә карамастан, бердәм, ярдәмчел булуы турында сөйләде, үзенең киңәшләрен бирде. Хәзерге буынның бик рәхәттә яшәвен һәм шушы яхшы тормышның кадерен бик үк белеп бетермәвебез турында да кисәтте. Укучыларыбыз Гәүһәр апаның һәр сүзен, һәр җөмләсен йотлыгып тыңладылар, кат-кат үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International