2019нче елның 20нче декабрендә Сарман районы "Җәлил гимназиясе" МББУ базасында укытучыларның, укучыларның һәм студентларның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» дигән IV Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
19-20 нче декабрьларда 2002-2009 нчы елгы укучылар арасында район беренчелеге өчен батминтон ярышлары булып узды. Илексаз төп мәктәбе уукучылары да бу чарада актив катнаштылар. Кызлар арасыннан 5 нче сыйныф укучысы Хуҗина Камилә 1 нче, 9 нчы сыйныф укучысы Солтанова Чулпан 2 нче урынны алды. 20 нче декабрьда үткәрелгән ярышларда малайлар арасыннан 9 нчы сыйныф укучысы Рәхимов Айрат 1 нче, 3 нче сыйныф укучысы Әһелтдинов Райнур 2 нче урынны алды. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Сарман үзәк китапханәсе кышкы каникул чорында үзенең укучыларын көтеп кала
20 нче декабрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында “Арт-терапия – рәсем ясау аркылы дәвалау” дип исемләнгән чара уздырылды. Әлеге чара барышында өлкәннәрдә кәефнең яхшыруы, тормыш энергиясенең күтәрелүе, тынычлык хисе барлыкка килүе билгеләп үтелде.
Безнең районнан 3 яшь рәссам сугыш темасына багышланган иң яхшы балалар эшләрен бүләкләүдә катнашты. Алар-Сарман сәнгать мәктәбе укучылары Баязитова Алинә һәм Сибгатуллин Малик. Җәлил сәнгать мәктәбе укучысы Байхузина Лилиана.
Бүген Сарман гимназиясендә эшләп килүче "Үсеш ноктасы" үзәгендә ачык дәресләр үтте. Укучылар әлеге дәресләрдә "Үсеш ноктасы" үзәгенә кайткан яңа уку җиһазлары белән эшләп күрсәттеләр.
МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә капиталь ремонт бара. Ремонт җитәкчесе Тимур Айратович Шәймиев булган ООО МНКТ ның иминият фонды хисабына ясала. Кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы да, зәвыклы да итеп ремонтланган мәктәп бинасы Яңа елга әзер булыр диеп көтелә.
Бүген «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелгән «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге базасында «Технология», «Информатика», «ОБЖ» буенча ачык дәресләр узды.
18 нче декабрь көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «Бию аркылы дәвалау» дип исемләнгән чара уздырылды. Катнашучылар бию тарихының барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштылар.
2019 елның 18 декабрендә Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе « Шәфкәть» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Спорт ярышларының максаты, өлкән буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Теннис мәйданчыгында азарт һәм җиңүгә омтылу рухы хөкем сөрде. Уенчылар, олы яшьтә булуына карамастан, оппонентларның туплары белән бик җитез уйнадылар, ә ярыш мавыктыргыч чара булды, анда күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим иде.
Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар спорт залыннан күтәренке кәеф белән чыктылар.